«Ана – шәфкать диңгезе»: әдәби-музыкаль кичә (18+)
30
Ноябрь 2022
Чәршәмбе
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң җылы һәм матур көне – Әниләр көне. Бу көнне һәркем җир йөзендәге иң яраткан һәм якын кешесе – әнисенә күңел җылысын бүләк итәргә һәм үз кайгырту-ихтирамын күрсәтергә тырыша. 30 ноябрьдә 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә «Ана – шәфкать диңгезе» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Китапханәче һәр кешенең тормышында ананың нинди роль уйнавы, әлеге бәйрәмне төрле илләрдә бәйрәм итү гореф-гадәтләре турында сөйләде, һәм шулай ук ана турында бик матур легенданы бәян итте. Әниләр һәм әбиләр өчен дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Бәйрәм җылылык һәм мәрхәмәтлелек рухында узды.
|